Балалар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе”

. 25 нче март көнне Яңа Чишмә районында “Балалар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе” үткәрелде.Бәйгедә Акбүре, Акъяр ,Зирекле , Чертуш, Тубылгы Тау, Чертуш мәчетяны мәктәпләрендә белем алучы балалар катнашты.Чараның беренче көн тәртибендә сүзне Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов алды.Ул барлык килүче мөселманнарны ,балаларны сәламлады, догалар укыды.Икенче көн тәртибендә Тубылгы Тау мәчет яны балалары бик тирәнтен итеп, ислам дине нигезләренә багышлаган чыгыш ясадылар. 
Өченче көн тәртибендә икенче дәрәҗәдә яңа гына укырга өйрәнгән укучылар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләрен кулланып бер сүрәне яттан әйтте һәм жюри күрсәтүе буенча 103 Гасыр сүрәсеннән алып 114 Нәс сүрәнә кадәр бер сүрәне укып күрсәттеләр. Яхшы укучы балалар үзе теләгән сүрәне яттан әйтте һәм 77 Нәбә сүрәсеннән алып 102 Тәкәсүр сүрәсен кертеп жюри күрсәтүе буенча сүрәне укыдылар.Барлыгы 23 бала катнашты.Чистай шәһәреннән килгән жюри составы бик төгәл итеп баларга бәя бирде.Бәяләр 10 балл системасы белән бәяләнде.Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды. 
Икенче дәрәҗәдә - Тубылгы Тау авылыннан - Әшрәпов Мөхәммәд 1 урын,Әшрәпов Мәрьям -2 урын, Закирова Нурия-3 урын. 
Беренче дәрәҗәдә - Зирекле авылыннан-Зарипова Әлфинә 1 урын, Миргазова Сөмбел 2- урын, Фаттахов Инсаф-3 урын. Балалар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. 
Бу ярышны оештыруда катнашкан Яңа Чишмә мөхтәсибәтенә, мәчетяны мөгаллимнәренә һәм мөгаллимәнәренә Зирекле авылы имам хатыйбы Сөләйманов Ильяс хәзрәткә, иганәчеләргә, пешекчеләргә Аллаһның рәхмәтләре яусын. Өйлә намазын укып балалар күтәренке рух белән өйләренә таралдылар.