15 июнь иртән сәгать 5.00 да Изге Болгар җыенына Яңа Чишмә районыннан бер төркем мөселманнар автобуска утырып юл тотты. Аларның нияте изге болгар бабаларыбызга дога кылу, өйлә намазын җәмәгать белән уку иде.Алар Болгар тыюлыгында оештырылган программада катнаштылар,тыюлыг белән таныштылар.Мөхтәрәм башка төбәкләрдән килгән мөселманнар белән аралаштылар. Район мөселманнарын шулай оештырып барганнары өчен Яңа Чишмә районы мөхтәсибиятенә, мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Әшрәповка , автобус белән тәэмин иткән Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Михайлович Козловка, автобус шофёрына барлык баручы мөселманнар исеменнән ихлас рәхмәт.